top of page

 

ХӘЯТ 

 

/қыскартылып алынған / 

 

 

1. Ах, Хәят, нинди матур син!..



Майның бер якшәмбесе, көндезге сәгать өчләр иде. Бер сәгать кенә моннан әүвәл явып киткән җиңел яңгыр шәһәр урамнарының тузанын баскан һәм, һавадагы кызулыкны җиңелчә язгы җылылык белән алмаштырып, көнне ямьле-лекнең чигенә ирештергән иде. Әле һаман һавадан җуялып бетмәгән яз җиле кояш батышы ягыннан аерым бер акрынлык һәм тынычлык белән исә дә дөньяга яңару һәм яшәрү исләре чәчә һәм бөтен җанлы һәм җансыз нәрсәләрне үзләренә бер төрле тереклектә коендыра иде.

N шәһәренең уртарак бер урамындагы Гыймадовлар йортының капкасы төбенә килеп туктаган кечерәк кенә тарантастан гимназия формасында киенгән уналты-унҗиде яшьлек чандыррак (ябыграк) кына гәүдәле, уртача буйлы, зәңгәрсу күзле, кыскарак, ләкин бик куе сары чәчле бер кыз төште дә җиңел адымнар белән, ашыкмый гына, капкадан кереп китте һәм, ишегалдына кергәч тә, каршысына очраган, искерәк һәм шапшаграк киенгән, калын йөзле асрауны туктатып:

— Биби, Хаечка дома? — дип сорады.

Биби, ни өчен икәнен үзе дә белмичә, бик киң итеп елмайды һәм, җәһәт кенә адымнар белән ишегалды түрендәге бакчаның челтәрле коймасы янына килеп:

— Хәят апа, Лиза килде! — дип кычкырды.

Бер минуттан соң бакчадан Хәятның йөгереп чыкканлыгы күренде. Матур бу кызның озын керфекле кара күзләре алсурак йөзенә могҗизалы якутлар шикелле нур чәчеп торганлыктан, гүзәл башы, хәтта бөтен буе нурда йөзә шикелле күренә иде. Ул:

— О, Лиза! Менә гакыллы, дустын онытмаган! — дип, шатлыклы йөгереп, гимназистка янына килде. Дуслар, бик күптән күрешми торган шикелле, үбешеп күрештеләр дә өйгә кереп киттеләр.

Лизалар моннан ун көн әүвәл N шәһәреннән ике-өч чакрым ераклыктагы бер җиргә дачага чыкканнар һәм аның бүгенге килүе, дачага чыкканнан соң, әүвәлге килүе иде.

Кунак кыз Хәятның анасы Газизә абыстай белән ике куллап күреште дә хәзер Хәятны үзләренә кунакка алырга кил-

тәнлеген сөйләде. Газизә абыстай Лизаны бик хөрмәтләп кабул итте, ләкин ватык кына русча тел белән, Хәятны атасы рөхсәтеннән башка, андый «ерак» җиргә җибәрергә яхшысынмый икәнен аңлатты. Лиза Газизә абыстайның бер дә ай-ваена карамады:

— Борһан Ахмедович ачулана башласа, мине гаепле итеп күрсәтерсез; мин аннан үзем гафу үтенермен,— дип, Газизә абыстайны, ярым көчләп, рөхсәт бирергә ирексез итте.

Кызлар Хәят бүлмәсенә керделәр. Хәятка өстен алыштырырга һәм чәчен прическаларга кирәк иде. Ул озын, куе һәм үз-үзләреннән күперенеп тора торган, кара ефәк көлтәсе шикелле чәчләрен тараганда, Лиза дача хәлләрен сөйли торды. Башкалар арасында, дачада егетләрнең күплеген, хәзер инде аларның һәммәсе белән үзенең танышып җиткәнлеген Лиза үзенә бертөрле кәефләп сөйләде.

Хәят прическасын ясап бетергәч, дуслар ничек киенү турысында кызу гына сөйләшеп алдылар да, Хәят киенергә, Лиза аңа булышырга тотынды. Хәят әле бары уналтынчыда гына булса да, быел кыш ул, кинәт үсеп китеп, буе-сыны белән инде җиткән кызлардан аермасыз булган иде. Аның яшь икәнлеген күрсәтә торган бер билге булса, ул да, бу яшьтә кинәт үсеп киткән кызларның һәммәсендә була торганча, әгъзаларның гомуми күренеше белән бик үк туры килмәгән нечкәлек кенә иде. Аның быел тектергән ал ефәк декольте1 күлмәге инде җиткән кызлар кия торган модаларның иң соңгысы белән тегелгән иде.

Хәят Лизаларга барырга шул күлмәген киде һәм, дустының киңәше буенча, күлмәге белән бер төстәге кечкенә генә калфагын да прическалы чәчләре арасына кадап куйды. Бу калфак, ефәк көлтәсенә чолганган гөл чәчәге (роза) шикелле, көлеп тора иде.

Ал кием безнең Хәятка бик килешә: ул аның эчендә ал фәрештә шикелле була. Бүген дә ул шулай ук булды. Моны күргән беркатлы (садә) Лиза:



1 Декольте — муен, беләкләр һәм күкрәкнең бер өлешен ачык калдыра торган күлмәк.— Ф. Ә.
 


— Ах, Хәят, нинди матур син! Син бәхетле, бик бәхетле! — дими чыдый алмады.

Дуслар киттеләр... Кояш, алар өстенә ак болытлар арасыннан карап, оялчан гына көлеп тора иде.


 

2. Ике тормыш




Хәят белән Лиза бала вакытларыннан ук бергә уйнап үскән дуслар иде. Хәятның атасы Борһан абзый Гыймадов күбрәк рус купецлары белән эш итә торган сәүдәгәр булганга, Гыйма-довларның йорты рус урамында иде. Шунлыктан Хәят бик яшь вакыттан ук рус балалары белән уйнап үсте һәм яшьтән үк бик яхшы русча сөйләшергә өйрәнде.

Лиза Гыймадовлар белән бер үк урамда торучы Мясников фамилияле бер гаскәри кызы булып, бу ике кыз, кечкенә вакыттан ук бергә уйнап үскәнгә күрә, бер-берсенә бик ияләнгәннәр иде.

Борһан абзый үзе дә хәрби оешмага гаскәр кирәк-ярагыннан кайбер нәрсәләр хәзерләттерүче һәм Мясниковның яхшы белеше-приятеле булганлыктан, бу ике яшь кызның дуслыклары гаиләләр арасындагы катышу белән тагын бер кат ныгыган иде. Шулкадәресе бар: дусларның алган тәрбияләре бер-берсенекенә охшамый иделәр.

Лиза, сигез яшеннән быелга кадәр гимназиядә укып, хәзер урта белемне тәмам итә иде. Хәят, җиде яшеннән ундүрткә кадәр Мәлихә абыстайда укып, үткән кыш «Дөррәтен-нәсый-хин»1нең яртысын тәмам итеп, сабак абыстаена йөрүдән туктаган иде. Хәят үскән бу чорда әле татарлар аз тора торган мондый шәһәрләрдә кызлар өчен яңа ысул мәктәпләре дә юк иде.

Гимназия Лизага, бер яктан, рус милләтчелеге рухы биреп чыгарырга тырышса, икенче яктан, рус әдәбияты белән таныштырып, аның җанына нәрсәдер эзләнү оеткысы сала иде.

Мәлихә абыстай Хәятны бөтенләй икенче юл белән тәрбия итте. Әүвәл ул аңар бик озаклык һәм читенлек белән язу танытты, аннан соң мөселман кеше тормышы өчен борынгыдан

1 «Дөррәтен-нәсыйхин» — XIX гасырда халык арасында бик популяр булып йөргән дини-әхлакый китап.

эшләнеп килгән берничә кагыйдәләр өйрәтте. Боларны кат-кат өйрәтте, төрле якларыннан өйрәтте. Мәлихә абыстайның тырышлыгы бушка җуялмады: Хәятка каршы сөйләү һәм шик итүне күтәрми торган, дини һәм дөньяви бер караш бирде дә шушы нәрсәдән дөрес, болардан туры һәм болардан кирәкле нәрсәләр дөньяда юк инде дигән фикер урнаштырды. Хәятның иң соң укыган китабы, «Дөррәтен-нәсыйхин», абыстайның бу тәрбиясен бигрәк нык беркетә бара иде. Бу китапны шәкерт тә, мөгаллимә үзе дә ярым-йорты гына аңлап барсалар да, аңланган кадәресеннән кирәкле нәтиҗәне чыгару Хәятка артык читен булмады. Ул бу китаптагы изгеләр һәм аларның тормышлары хакында язылган хикәяләрне чын бер дәрте белән укый, җәннәт рәхәтләрен, җәһәннәм газапларын язган җирләрне ихлас белән күңеленә салып кала иде. Аңа бу китап нык бер идеал (гаяте хыялыя) ясап бирде: ул изгеләрне һәм аларның тормышларын иң зур максут итеп күрә, «явызлар» һәм аларның эшләреннән бик курка торган булды. Шулай итеп, аның карашында адәмнәр ике, бер-берсенә бер дә охшамый торган, аермачык билгеле бүлекләргә аерылдылар: тегеләре — җәннәттә, болары — җәһәннәмдә!..


Ләкин алган тәрбиянең болай бер-берсенә капма-каршы булучылыгы да яшь кызларның якынлыгын боза алмады: Хәят белән Лиза һичбер вакытта артык чынлыклы (җитди) мәсьәләләр турысында сөйләшмиләр, бер-берсенең тормышка карашларын тикшермиләр иде. Хәятның рус телен бик яхшы белүе һәм, кечкенәдән үк рус гаиләләренә, һәм, бигрәк тә Мясниковларга катышып килеп, рус җәмгыятендәге гореф һәм әдәпләрне яхшы ук өйрәнгән булуы да тәрбияләр арасындагы бу зур аерманы каплап тора иде.

Гыймадовларның гаилә тормышлары да Мясниковлар-ныкына бер дә охшамый. Борһан абзый гади бер татар сәүдәгәре һәм гади татар бае тормышы белән тора торган кеше иде. Шуңа күрә аның йортындагы һәр кеше, үз теләге һәм үз тойгыларына буйсынудан бигрәк, борынгыдан эшләнеп килгән кагыйдәләргә буйсынырга һәм шулар билгеләп куйган юлдан чыкмый барырга тиеш иде. Әмма Мясниковлар гаиләсендә берничә генә нәрсәне исәпкә алмаганда, һәркемнең үз теләге, үз тойгылары бик күп урында, бик күп нәрсәләрдән алда тотыла иде.

Шулай итеп, безнең Хәят ике, бер-берсенә бөтенләй каршы тормыш агымнары уртасында үсте. Рус җәмгыятенең күңелле тормышы аның яшь йөрәген үзенә тарта да, ул Мясниковлар һәм башка кайбер рус гаиләләренең күңелле вечерларында төнге сәгать өчкә кадәр танцевать итә ала иде. Икенче яктан, үз гаиләләрендәге тормыш һәм кечкенәдәге тәрбия аның җанын чолгап ала да, ул, шундый кызыклы вечерлардан арып-талып кайтып урынына яткач, икешәр сәгать тоташ төрле догалыклар һәм салаватлар укынып та ята ала иде. Хәят тормышны ике төрлегә аера: мөселман тормышы — монысы үзләре (Гыймадовлар)некечә булырга тиешле; рус тормышы — монысы Мясниковларныкыча булырга кирәк дип ышана иде. Менә шул ышану нәтиҗәсе — Хәят бу ике тормышның икесе белән дә торса да, аларның бер-берсенә кушылып, үрелеп китүләреннән курка, икесен йөрәгенең ике почмагына яшереп, араларына калын бер пәрдә корып куя иде.

Мясниковның киңәше буенча, Борһан абзый быел кыш Хәятны биш-алты ай русча да укытты. Зирәк, ләкин бераз ялкаурак Хәят, русчаны бик яхшы сөйләшә белүе аркасында, шушы аз вакыт эчендә русча укып аңларга, беркадәр язарга өйрәнеп һәм беркадәр хисап башлангычлары белеп өлгерде. Кирәк Борһан абзыйга һәм кирәк Хәятның үзенә шулкадәр нәрсә бөтенләй җитә иде...

 


3. Хәят, кач, мөселман килә
 


Лизалар тора торган дачага бару өчен, татарлар күбрәк тора торган берничә урамнарны да кичеп, шәһәр янындагы бер кырга чыгарга кирәк иде. Шәһәр урамнары яңгырдан соң тузансыз, йөрүчеләре дә яңгыр белән үсеп, тазарып, яшәреп киткәннәр шикелле булганлыктан, Мясниковларның матур йөрешле атлары белән бу урамнар буенча бару күңелсез түгел иде. Бары безнең Хәят бу урамнарда иркенләп бара алмады: еш-еш очраган татарлардан ул йөзен качыра барырга тиеш иде. Хәер, бу эш өйрәнгән Хәят өчен әллә никадәр авыр эш түгел; аның кулчыгы, күзләр бер татарны күрү белән, хәзер үзеннән-үзе күтәрелә дә шәлнең бер чите белән йөзенең өч

чирек өлешен каплый бара; хәтта күп вакытта Хәят үзе кулының бу эшне эшләп өлгергән икәнен сизми дә кала иде. Шулай булса да, җан, үзен бер төрле кысынкылык астында күреп, тарсына, бары бу кысынкылыкны бетерә алу бәндә кулыннан килә торган эш түгел дип уйлаганлыктан гына сукранмый буйсына иде.

Хәятның болай татар ирләрдән качуына Лиза да күптән өйрәнеп җиткән иде инде. (...)

Кырга чыктылар. Монда чыккач, Хәят та иркенләп утыра ала башлады. (...)

Кыр, яңа баш күтәргән очсыз-кырыйсыз чәчәкләргә батып, ерак түгел генә агып тора торган Идел елгасы күтәргән саф һәм бераз юешрәк һавага бер-берсеннән хушрак йөз төрле ис чыгарып тора иде.

Дөньяның җылы тарафларыннан Хәят туган илгә җәй , үткәреп кенә китәргә килгән кадерле кунак — вак-вак кош-1 чыклар, табигатьнең бу күренешенә таптыйк булган шикелле, мәгънәсен үзләре генә белә торган музыкаларын яңгыраталар; вак кына канатлары мең төрле төс белән чуарланган юаш / күбәләкләр дә көләч йөзле чәчәкләр белән кызу-кызу үбешеп йөриләр иде. ~-

Дусларның хәзергә кадәр кызып китә алмаган сөйләшүләренә дә җан керде. Лиза күрше дачаларында тора торган Евгений исемле бер яшь офицер белән үзе арасында булып үткән вакыйганы бик озайтып, бик чуарлап сөйләде. Өченче көн Евгений Лизага, үзенең аны сөюен әйтеп, бер хат язган икән; дуслар, Лизаның кечкенә сумкасыннан алып, аны да укыдылар.

Лизаның кирәк сөйләү рәвешеннән һәм кирәк йөзенең яктылыгыннан Хәят нәрсә аңларга кирәклеген туры чамалады да кучерга ишетелмәслек шыпыртрак тавыш белән:

— Лизочка, дөрес түгелме, Евгений синең үзеңә дә ошаган булырга кирәк? — дип сорады.

Лизаның йөзе бер генә секундка алсуланып китте. Ул, дустының соравына туры җавап бирмичә:

— Күрсәң, син дә ошатырсың әле аны... бик мәхәббәтле егет ул,— диде.

Безнең мөсафирларыбыз бу вакытта инде дачаның урманына килеп җиткәннәр иде. Лиза үзенең кечкенә, ләкин

мәхәббәтле сопраносы белән бер романсның башын җырлап

җибәрде:

Еще тобой полны воспоминания!

Куе агачлы карт урман шул ук сүзләр белән җавап кайтарды:

Еще тобой полны воспоминания!

Ләкин урманның тавышы Лизаныкына караганда киңрәк, тирәнрәк, калынрак һәм картрак шикелле тоела, колакларда тупасрак, ләкин мәһабәтрәк тойгы калдыра иде...

Килеп җиттеләр.

 


 4. Мәҗлес күңелле иде



Мясниковлар тора торган дача бик бизәлеп, әллә ничә җиренә вак кына, җыйнак кына балконнар чыгарып, түбәсенең дүрт почмагына кечерәк-кечерәк дүрт манара утыртып салынган, әллә кай җирләренә хәтле төрле рәвештәге, төрле пыялалы тәрәзәләр белән бизәлгән җәйлек өй иде. Дүрт ягыннан каплап алган куе ботаклы, зурлыкланып, башларын югары күтәреп тора торган агачлар, бу бинаны үзләренең челтәрле күләгәләре белән кояшның башка каба торган эссесеннән саклап, җиңел һәм рәхәт салкынлык һәм ял итү урыны ясыйлар иде.

Кызлар өй эчендә озак юанмадылар: бакчага чыктылар.

Урманның бер кисәген койма эченә алып ясалган бу бакчаның карт-карт агачлар белән бер буйдан тезелгән топольләре аңкытып ис чыгаралар; читләренә чәчәкләр тезелгән юллары йөрүчеләрне үзләренә чакырып торалар, түре Идел елгасының нәкъ кырыена, биек бер ярга чыга иде.

Дуслар юлларның берсеннән киткәннәр иде, каршыларына Лизаның агасы Михаил очрады һәм, шат елмаеп, Хәятка кулын сузды:

— Кемне күрәм мин! Ничә җәйләр, ничә кышлар?! Бер кыш эчендә сез, Хаят, (Хәят), танымаслык булып үсеп киткәнсез, тагы да матурлангансыз,— ди-ди, кызлар белән бергә китте.

Михаил да, Лиза шикелле үк, Хәятның кечкенәдән бергә уйнап үскән иптәше иде. Ул, үткән көз Казан университетына кабул ителгәнлектән, бу кышны Казанда уздырып, кичә генә N шәһәренә кайткан иде.

Алар өчәүләшеп яр өстеннән Иделгә карап тора торган эскәмиягә килеп утырдылар. Иделнең киңлеге, иркенлеге һәм көчле агышы, аның өстендәге пароходчыклар һәм ал арга тагылган баржалар, төрле җирләргә таралган, бер яктан икенче якка чыгарга азаплана торган көймәләр, икенче якта күренеп тора торган авыл һәм аның кыры һәм көтүе иркен һәм матур күренәләр иде...

Әнә бер кеше йөртә торган (пассажирский) пароход, аның көпчәк тавышы Идел өстен яңгырата, морҗасыннан чыккан кара төтене, артында калып, һәм һаваларга күтәрелә, һәм дулкыннарга кадәр төшә, ләкин шул ничә йөз кеше төягән пароход моннан бик кечкенә күренә, өстендәге кешеләре чыпчыклар кадәр генә... Кояш, шул биек кояшның күз чагылдыргыч шәүләсе, пароходчык калдырган дулкынчыкларда сикеренеп, чумып, шаярып йөри.

Күптән күрешмәгән дусларда сөйләптер сүзләр күп табылды. Михаил Казан хәлләрен, анда ничек торганлыгын сөйләде. Хәят мондагы кышкы хәлләрне хикәя итте. Лиза сүзгә аз катыша, күбрәк тыңлап утыра иде. Михаил Хәятка туры гына карап утыра, урыны килгәндә мактау сүзләре әйтеп китәргә дә онытмый һәм бу эше белән Хәятны кайсы вакыт кызартып та җибәрә иде.

Бервакыт Михаил:

— Карагыз әле, Хәят, сез әле мин киткәндә генә бала идегез, җиде-сигез айда инде бөтенләй җиткән кыз булып өлгергәнсез: сез үзегез белми торгансыз, сез хәзер шәһәребезнең беренче гүзәле бит...— дип, тагы мактау сүзләрен әйтә башлаган иде, Хәят кызарынып китте дә күзләрен җиргә төшерде һәм:

— Фу, черкиләрегез нинди усал... Шулкадәр рәхимсез тешлиләр,— дип, одеколонга манчылган яулыгы белән маңгаена хәзер генә килеп кунган черкине куып җибәрде дә бу кечкенә «явызлардан» зарланырга тотынды. Аннан соң урманнар, елгалар, сәяхәтләр турысында сүзләр башланып, бер-бер артлы коелдылар. Мәҗлес күңелле иде.

«Кунаклар килә» дип хәбәр бирелгәч, Лиза һәм аның белән бергә Хәят та кунакларга каршы киттеләр. Михаил утырган җирендә калды.



5. Тупас Мамайның1 тупас нәселендә...



Кызлар киткәч, Михаил урындыкның аркасынарак ята төште дә аякларын киеребрәк алга сузды һәм, ак ефәк күлмәге өстеннән бәйләнгән зәңгәр ефәк билбавының зур-зур чуклары белән уйнап:

— Шулай ук бу кызчык минем башны әйләндерермени? Матурлык! Менә матурлык! — дип уйланды.

Быелга кадәр Михаилның Хәятка мөнәсәбәте коры дуслык кына иде. Һәм шулай булмый хәле дә юк, Хәят моңа кадәр бала иде бит әле ул. Шулай да үткән көз, Казанга китәр алдыннан, Хәят белән ахыргы күрешүендә Михаил үзе аңламый торган бер тойгыдан әсәрләнгән иде. Ләкин барган яңа шәһәре, әүвәл бусагасын атлаган югары мәктәбе һәм яңа белешләр, Михаилның ул белемсез тойгысын тиз оныттырып, Хәятның сурәтен аның фикереннән качырганнар иде.

Мартның соңгы көннәреннән берсендә Михаил Лизадан бер хат һәм хат эчендә аның Хәят белән бергә төшкән портретын алды. Хатта Хәятның быел кыш кинәт үсеп киткәнлеге һәм тагы да матурланганлыгы язылган иде. Михаил, портретны бик яхшылап карап, бу сүзләрнең дөреслегенә күзләре таныклыгы (шәһадәте) белән ышанды.

Портретта инде Хәят бала түгел, бөтенләй җиткән кыз иде. Бу Хәят инде Михаилның бала чагыннан бирле үк белеп килә торган, дус итеп кенә яратылырга мөмкин кызчык түгел, бәлки кыз итеп сөелергә мөмкин бер матур иде.

Михаил рәсемгә бик озак карап торды да аңар хыялый бер тереклек бирде һәм Хәятның бөтен кыйланышларын: күз йөртешләрен, гәүдәсен тотышын, озын кара толымнарын селкетеп чабып китешен, матур кыйгач кашларын җиңелчә генә сикертеп сөйләшен... күз алдына китерергә тотынды. Ул Хәятның бу кыйланышларын моңар кадәр дә ярата иде. Ләкин ул ярату сөйкемле бала, сөйкемле дус баланың гөнаһсыз кыйланышларын яратудан гына гыйбарәт иде. Хәзер аның күз алдында бу кыйланышлар бөтенләй икенче мәгънә аңлата башладылар. Алар бер-берсе янына тезелделәр дә

 

1 Тупас Мамай — Алтын Урдада идарә иткән татар ханнарыннан берсе.


дөньядагы иң матур, иң шагыйранә күренешләрнең берсе булып киттеләр. Алар кинәт үзләренең балалык ларыннан чыктылар да кызлар кылануының иң матур, иң көчле яклары булып киттеләр. Михаилның йөрәге ешрак-ешрак, кау-шабрак-каушабрак, әллә нинди газаплы бер ләззәт белән тибә башлады.

Шул көннән бу көнгә кадәр Хәят Михаилның фикереннән чыкмады. Ул кадерле рәсем дә Михаил өстәленең иң кадерле урынына барып басты да китап карап арган күзләренең ял итә торган бердәнбер кәгъбәсе1 булып торды.

Хәятның бүгенге күренеше Михаилда тагын теге тойгыны уятты һәм бу юлы инде кискенрәк һәм билгелерәк итеп уятты.

Михаил, борылып, кызлар киткән юлга караганда, алар инде юлның аргы башына барып җиткәннәр иде. Хәятның, кечкенә аякчыкларын җиңелчә генә ике тарафка каратып, нечкәрәк, ләкин бик зифа буен (фигурасын) иркә тотып барышын карап торганда, Михаилның йөзе бер төрле серле җыерылып китте:

— Тупас Мамайның монгол йөзле нәселендә шундый кыз!..

 


6. Хәят, мин сезне сөям!



Мясниковлар дачасы бу урманда ялгыз гына түгел иде. Бу урын, шәһәр тирәсендә иң матур урын булганга күрә, күптән үк инде үзенә шәһәрнең бик күп байларын китергән һәм бик күп купшы җәйге йортлар (дача биналары) белән тулган иде. Бу дачаларда торучы яшьләр дә инде, бер-берсе белән тәмам танышып, барысына уртак бер тормыш ясап өлгергәннәр... Вакыт күңелле, рәхәт һәм ахырдан искә төшерер өчен, төрле-төрле сагындыргычлар калдырып үтә иде.

Якшәмбе булганлыктан, бүген дачникларның һәммәсенә дә кунаклар килделәр. Мясниковларга да шәһәрдән Лизаның ике иптәш кызы агалары белән килгәннәр иде. Сәгать алтылар

1 Кәгъбә — Кәгъбә Мәккә шәһәрендә борынгы бер гыйбадәтханә булып, мөселманнар гыйбадәт кылганда, йөзләрен шунда таба юнәлтәләр. Автор Михаилның Хәят рәсеменә еш карап торуын энә шул табыну белән чагыштыра.



 булганда, Мясниковлар бакчасында егетләр һәм кызлардан ундүрт-унбишләп кеше булды. Болар арасында Евгений да бар иде. Лиза Хәятны мондагы кешеләрнең әүвәлдән таныш булмаганнары белән һәм шулар арасында Евгений белән дә таныштырды. Каргылт йөзле, озын буйлы һәм калын җилкәле бу таза офицер, Евгений, Хәятта билгеле бер тойгы калдырмады дияргә ярый; бары аның калынрак һәм бик кызыл иреннәре әллә ничек ятрак нәрсә шикелле күренделәр.

Хәят, Лизаның бу серле үбүеннән һәм йөгереп китүеннән аптырашта калып, нәрсә дип уйларга белми барганда, үз артында Михаилның адымнарын ишетте. Яңадан бер-ике адым — ул килеп тә җитте. Хәятның күренешеннән куркып киткән сыман каранып, йомшак һом пошынган тавыш белән:

— Дускаем, бу кадәр үз-үзегездән югалып, ни уйлыйсыз? — дип сорады да, җавап көтмичә, кулындагы чәчәкләр бәйләмен

Хәятка сузды. Бу бәйләм, хәзерге вакытта үсә торган чәчәкләрнең һәр төрлесеннән оештырылып, килешле тезелгән, матур бәйләнгән иде. Хәят чәчәкләрне алып, йөзенә якынрак китерде дә күзләре белән Михаилга рәхмәт белдерде. Чәчәкләр Хәятка карап көләләр һәм әллә кай җирләреннән генә аның борынына берничә исне берьюлы сирпеп торалар иде.

Михаил, сынын ия төшеп, Хәятка култыгын бирде. Алар алдагылар артыннан китмәделәр: читкә аерылып киткән бер юлга чыктылар. Таррак кына, кызыл ком белән түшәлгән бу юлның як-якларында озын һәм эре агачлар тезелеп, батып бара торган кояшның кызгылт нур тамчыларын челтәрләндереп тектерәләр, чит-читкә утыртылган резедалар көчле исләре белән юл өстендәге бөтен һаваны аңкыталар; яфраклар арасына яшеренгән кошчыклар адәмнәр аңламый торган җырларын көйлиләр дә бөтен бу юл, бу кызыл тамчылы нур һәм бу резедалар...

___________________

 

Әсәр шушы чығанақтан алынды:  http://kitap.net.ru/hayat.php

 

 

bottom of page