top of page

Шәүкәт Ғалиев

Şäwkät Ğaliev

"Рәхмәтләр хақында" 

"Räxmätlär xaqında"  - mp3

 

"Саумысез, арышларым"

 "Saumısez, arışlarım" - mp3

 

"Дуслық балы"

"Duslıq balı" -   mp3

 

 

Язучы турында мәқәләләр

Yazuçı turında mäqälälär

About the writer

 

Wikipedia материалы:

 

Шәүкәт Галиев, чын исеме Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин — татар язучысы, балалар шагыйре, 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Кайбыч районы Олы Бакырчы (хәзер Апас районына керә) авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрьнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора.

   1953 елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгыльләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.

   1961 елдан бирле балалар һәм үсмерләр газетасы «Сабантуй» («Яшь ленинчы») белән хезмәттәшлек итә.

   Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте[1].

 

Иҗат

 

   Әдәбият өлкәсенә Шәүкәт Галиев Икенче дөнья сугышыннан соң килә. 1948 елдан республика басмаларында аның шигырьләре басыла башлый. Шагыйрь үз иҗатында юморга зур урын бирә[2].

   Беренче чиратта, Шәүкәт Галиев балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән таныла. Ул, тормышның кызыклы якларын табып, балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны затсыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.

 

Бүләкләр

 

   Шәүкәт Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда Халыкара бүләк – Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга һәм Халык шагыйре дигән олы исемгә лаек булды.

   Әдип «Мактау билгесе» ордены, Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале, Татарстан Республикасы Мактау грамотасы, медальләр, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

__________________________________________

 

  • «Шәвәли» (1965)

  • «Котбетдин мәргән» (1971)

  • «Заяц на зарядке» (1980 ел, Почётный диплом Ганса Христиана Андерсена, 1982 ел.),

  • «Исәнме, дус!» (1985)

  • «Кто играет на курае?» Стихи/пер.с татар.; рәссам А.Матрёшина.—М.:Дет.лит-ра,1985.—111б.

  • «Сайланма әсәрләр» (1987)

  • «Яңа көйләр» (1954)

  • «Кичке утлар» (1956)

  • «Уены-чыны бергә» (1966)

  • «Дөресен әйткәндә» (1989)

 

Минтимер Шаймиев вручил Шаукату Галиеву медаль

"За доблестный труд"

Mintimer Şäymiev Şäwkät Ğalievkä "Danlıqlı xezmät öçen"

dip isemlängän medal tapşırdı.

 

bottom of page