Бу сәхифәдә "Татарстан Радиосы" оештырған тапшыруларда балалар язучыларының китаплары белән танышып, аудиоязмаларын тыңлап була
Bu säxifädä "Tatarstan Radiosı" oyıştırğan tapŝırularda balalar yazuçılarınıñ kitapları belän tanışıp, audioyazmaların tıñlap bula
 Гүзәлия ГалләмоваБалалар өчен иҗат итүче, Әлмәт районы Габдрахман авылында балалар бакчасында тәрбияче булып эшли торган шагыйрә Гүзәлия Галләмова үзенең “Җиләкле җәй” китабыннан шигырьләрен уқый. |
---|
 Рушания НизамоваБүгенге тапшыруда Аксубай районында яшәп иҗат итүче язучы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Рушания Низамованың балалар өчен иҗат иткән хикәяләре белән танышырбыз. |
---|
 Аяз Гыйләҗев. “Күлмәк”Бүген без Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев яшәгән фатирда, аның язу өстәле янында әдипнең тормыш иптәше, архивын кабаттан барлап, ветеран-укытучы Нәкыя апа Гыйләҗева белән очрашып, моңарчы безгә билгеле булмаган язмалары турында сөйләштек. Тапшыруда Аяз Гыйләҗевның 1958 елда язылган “Күлмәк” исемле хикәясе дә укыла. |
---|
 Рахмай ХисмәтуллинБүгенге тапшыруыбыз танылган язучы һәм шагыйрь Рахмай Хисмәтуллин иҗатына багышлана. Әле күптән түгел аның тууына 80 ел тулды. Бүген без аның берсеннән-берсе матуррак шигырьләренең кайберләрен Тәлгать Хаматшин укуында ишетербез. |
---|
 Аяз ГыйләҗевБүген без Аяз Гыйләҗевнең Татарстан китап нәшриятында басыла торган алты томлык академик басманың беренчесе чыгу уңаеннан хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева белән әңгәмә корырбыз. Аннан соң Аяз абыйның балалар өчен нәшер ителгән “Алсу, Илдус һәм сандугач” дигән китабына кергән бер хикәя белән таныштырырбыз. |
---|
 Альберт ХәсәновБүген без сезне язучы Альберт Хәсәнов хикәяләре белән таныштырырбыз. Татарстан китап нәшриятында аның күптән түгел “Чатан – буре баласы” дигән китабы басылып чыкты. Әлеге китапка кергән кайбер хикәяләрне Тәлгат Хаматшин укып ирештерер. Һәм автор белән әңгәмә дә сезнең өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. |
---|
 Эльмира ШәрифуллинаБүген без шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның Татарстан китап нәшриятында 2012 елда басылып чыккан “Тамды яшем” дигән җыентыгыннан үзе тарафыннан шигырьләр ишетербез. Бу китабы өчен шагыйрәгә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды. |
---|
 Вакыйф НуриевБүгенге тапшыруыбыз язучы Вакыйф Нуриев иҗатына багышлана. Аның “Матуркай” дигән хикәясен сезнең игьтибарга тәкьдим итәрбез. Шулай ук автор белән әңгәмә вакытында аның әдәби иҗатка ничек килүе турындагы фикерләрен дә ишетербез. |
---|
 Җәвад Тәрҗеманов. “Тукран малае ШуктҖәвад Тәрҗеманов. “Тукран малае Шуктуган”. Балалар өчен радиокомпозиция |
---|
 Ленар Шәех “Алдамыйм”Бүгенге тапшыруыбызда без шагыйрь Ленар Шәехнең “Алдамыйм” дигән китабына кергән шигырьләрен тәкьдим итәрбез. Тапшыруда шулай ук автор Ленар Шәех үзе дә катнаша. |
---|